top of page
Фото автораЭльвира Завирьяновна

Баланы ничек мактарга?

Обновлено: 20 февр. 2020 г.


Күп әти-әниләр бу дөрес тәрбия бирү булмас дип, балаларын мактарга ашыкмый. Мактау сүзләре үсендереп китеп, тәрбиясезгә әйләндерер дип уйлый. Мактау-мактамау, әлбәттә, баланың яшенә дә карый. Баланы биш яшькә кадәр курыкмыйча мактарга була. Мактау аны бозмаячак. Аннан соң баланың яшь үзенчәлекләренә карап чаманы белергә кирәк. Мактый белү – сирәк талант. Әмма бала тәрбияләүче һәрбер ата-ана моны үстерә ала. Теләк кенә булсын. Мактаган чакта баланың уңай яклары ачыла, күңеле күтәрелә, дәрте үсә. Ике арадагы мөнәсәбәтләр яхшыра. Мактап бер баланың да бозылганы юк әле. Әгәр сезгә балачакта мактау аз эләккән икән, үзегез ата-ана булгач бу хатаны балаларыгызда кабатламагыз, аларны ешрак мактарга тырышыгыз. Тора-бара юмарт мактавыгыз үзегезгә үк яхшы белән әйләнеп кайтыр. Әлбәттә, мактауның үз урыны, чамасы бар. Әгәр адым саен мактап торганда бала үзенең гадәти эшләрен дә зур вакыйга итеп кабул итәргә мөмкин. Кайбер ата-аналар мактау белән генә калмыйлар уч тутырып акчасын, бүләген бирәләр. Тыйнаксызлык, эреләнү әнә шуннан башлана. Шулай да, мактау сүзләренә саранланмыйк. Исегезгә төшерегез әле, балагызны соңгы тапкыр кайчан мактаган идегез?)



26 просмотров3 комментария

Недавние посты

Смотреть все

3 commentaires


Фикерегез өчен рәхмәт!Бик кызыклы тема бу. Баланы артык мактап, эгоист булып үсмәс өчен, чаманы белү кирәк әлбәттә. Бала мактау буенча еврейлардан да үрнәк алырга була)))

J'aime

Һәр мактау сүзенең үз урыны, чамасы булырга тиеш, дип исәплим. Мактый белү- үзе бер талант бит ул. Бигрәк тә мактау балаларга кагылганда. Әгәр бала мактауга лаек икән, җылы сүзләргә саранланмаска кирәк, минемчә.

J'aime

Үз кызым мактаганны бик ярата)Татар халкының менталитеты шундый микән артык мактарга яратмыйбыз, күбрәк ачуланабыз шул( Шулай да үзебезне төзәтеп баланың күңеленә ятышлы сүзләр әйтергә тырышабыз. Мактауның да үз асылы бар бит. Психологлар баланы мактаганда гел бер сүзне кулланмаска кушалар. Аның ниндидер бер эш эшләгәндә аерым бер сыйфатын ассызыкласаң яхшырак, диләр.Сез ничек уйлыйсыз?

J'aime
bottom of page