top of page
%25D0%25A0%25D0%25B8%25D1%2581%25D1%2583%25D0%25BD%25D0%25BE%25D0%25BA1_edited_edited.png

Үзем турында

Туган урыным: Башкортстан республикасы, Борай районы, Бадрак авылы

 

Белемем: Югары. Башкорт дәүләт университеты филология факультетының

татар-рус бүлеге (2000)

 

Эш урыным: Яр Чаллы шәһәренең 53 нче гомуми белем бирү мәктәбендә

туган тел һәм әдәбият укытучысы

 

Эш стажым: 19 ел

 

Кредо: Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла!

0D0A0840(1)_edited.jpg
h93bpqpcRTU.jpg
hRqAuJsjnp4.jpg
X7Q7jweyU1c.jpg
0D0A0852_edited_edited.jpg

Таулармы мин?

Юк, тау түгелмен.

Таулар бит ул торалар тик...

Ә мин

Тик торалмыйм:

Ташкын булып ташам,

Чишмәләрдәй ургыйм,

Йолдыз булып янам,

Күкләр булып, бөтен җиһанга

Мин колач салам...

Әллә җиһанмы мин?

Абау, юк ла!..

Җиһаннарга тиңнәр тумаган...

Әткәм-әнкәм фәрештәсе итеп

Күкләр үзе мине җиргә җибәргән...

Ә кем соң мин?

 

Я, күзаллыйк...

Иксез-чиксез җәйрәп яткан язгы басуны.

Йомшак җирне тишеп,

Әкрен генә баш калкыта

Яшел усенте...

Кояш нуры булып, мин җылытам

Назлыйм, кочам,

Яңгыр тамчыларын дәшәм...

Буйга үсә, тула башаклар.

Көз җитүгә алтын бөртегедәй

Өлгерәләр, ә мин куанам!

Нәкъ башаклар кебек тулышалар

Белем илендә укучылар...

Я, кем соң мин?

Мин ул - Үзем!

Тау да, елга, күл дә,

Төпсез күкләр дә...

Мин ул - үзем.

Үзем булып яшим,

Үзем булып калам,

Үзем булып барам.

Үзгәртәсе килсә әгәр кемнең-

Булмас...

Газиз әти кушкан

Һәрбер сүзгә тугры булып,

Әнкәм биргән киңәшләрне

Тотып алга атлыйм:

Әти-әни кызы,

Иптәшемнең хәләле,

Балаларымның анасы,

Укучыларымның мөгаллиме.

Әйдәүчеме, саклаучымы,

Җан җылымны биреп яклаучымы...

Кем соң, әйтегез?..

ҮЗЕМ БУЛЫП БАРАМ...

Тирә-юньнән иҗатымна илһам алсам,

Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,

Шушы нурны бала күңеленә салсам,

Җылы учын учларымда тоеп барсам,

Чыннан да мин бәхетле укытучы!

Һәм чынында мин гап-гади укытучы!

ЭЛЬВИРА ЗАВИРЬЯН КЫЗЫ БАХТИЕВА

bfDPRMHoK4g.jpg
Үзем турында: О нас
bottom of page