top of page
Друзья навсегда

Дуслыкның төп кагыйдәләре

  • Әгәр дустың үзен сиңа карата ямьсез тотса – бу турыда аңа турысын әйт.  Башка болай эшләмәвен сора. Чын дус сүзләреңне игътибарсыз калдырмас.

  • Үзең дустыңны үпкәләтсәң дә гафу үтенергә оялма.  Бәхәстән ике якны да канәгатьләндерерлек юлны табарга тырышыгыз.

  • Дуслар – синең копияң түгел, алар син яраткан нәрсәләрне генә яратырга, синеңчә генә уйларга тиеш түгел.

  • Дуслардан синең белән генә дус булуларын таләп итәргә ярамый.  Алайса бу – дуслык түгел. Ә төрмә булачак.

  • Дуслар белән охшаш якларыгыз күп булса да, һәркемнең үз теләкләре, фикере, мәнфәгатьләре бар. Аларны хөрмәт итәргә кирәк.

 

Кызыклы фактлар

  • Дөньякүләм сораштыру нәтиҗәләре буенча (ә анда 50 шәһәрдән 10 мең кеше катнашкан) иң дустанә шәһәр Сидней икән.

  • Төньяк Каролина университеты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган: үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә булган кешеләр азрак авырыйлар!

  •  Шимпанзе, бабуин, гиена, ат, дельфин, ярканат, филләр кешеләр белән гомер буе дус булып яши ала.

  • Нәниләр 9 айлык чактан ук дусларча мөнәсәбәткә тартыла башлый.

  • Социаль челтәрләрдәге кулланучыларның 90% ы дуслык реаль тормышта гына булырга мөмкин дип саный.

bottom of page