top of page

Табышмаклар

Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак)


Ача да яба, ача да яба, 
Җавабын зирәк таба. (Китап)

Кул белән чәчәсең, 
Күз белән җыясың. (Язу, уку) 

 Үзе йөзә − чылбыр тезә. (Каләм) 

Ул булса, көн була. 
Ул булмаса, төн була. (Кояш) 

Нәрсә төнне яктырта, 
Нәрсә яна − яндырмый? (Кояш, ай) 

Төнлә баксам, күк тулган, 
Иртән баксам, юк булган. (Йолдызлар) 

Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (Болыт, җир, үлән) 

Сыр-сыр сыры бар, 
Алты төрле нуры бар, 
Җиде кат күккә юлы бар. (Салават күпере) 

Яз килсә − киенә, 
Көз килсә − чишенә. (Агач) 

 Җәй дә, кыш та бер төстә. (Чыршы) 

Кыйнамый, сукмый, үзе елата. (Кычыткан) 

Җәй такылдый бу чүкеч, 
Кыш такылдый бу чүкеч. 
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран) 

 Үскәндә яфрагын ашыйлар, 
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар. (Суган) 

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган) 

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, 
Эче тулы халык. (Кыяр) 

Эсселәгән саен, 
Кат-кат тун кия. (Кәбестә) 

Эче кызыл шикәрле, 
Тышы яшел бәрхетле. (Карбыз) 

Җир астында картыгыз, 
Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

Сорыдыр төсе, 
Үткендер теше, 
Урманда йөри, 
Сарыклар эзли. (Бүре) 

Әдэпле генә кодача 
Тавыкларны ярата. (Төлке) 


Бер йомгакта мең энә, 
Сиңа тими, син тимә. (Керпе)

Урманнан чыгар, үзе чабар. (Куян) 

 Чылт-чылт күзле, 
Адәм төсле йөзле, 
Үчекләшер үзе, 
Ходайның боерыгы, 
Бардыр койрыгы. (Маймыл)
Утта янмый, суда батмый. (Боз)
 
Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)
 
“Күктән килде, җиргә иңде” (Болыт, яңгыр)
 
“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар)

Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Болыт мин һавада
Яңгыр мин яуганда,
Җылынсам пар булам,
Туңганда кар булам. (Су)
 
Үзе тешле, ләкин тешләми.  (Тарак)
 
Бит-кулларны корыта,
Чисталыкны ярата. (Сөлге)
 
Аккош кебек ак кына,
Йомшак кына, пакъ кына,
Көн дә сыйпый битемнән
Элеп куям читеннән. (Сөлге)


Йолдыз, йолдыз вак кына,
Яфраклары ак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)
 
Оча – юк канатлары,
Чаба – юк аяклары,
Тышта булса өелә,
Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

Мәкальләр

  • Китап — белем чишмәсе.

  • Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.

  • Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

  • Күп укыган күп белер.

  • Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.

  • Әйткән сүз очар җилгә,

       Кул белән кәгазь калыр илгә (язган сүз калыр илгә, диләр).

  • Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың.

  • Каләм кылычтан үткен.

  • Ун кат укы, бер кат яз. Яза-яза язу остасы булалар.

  • Бер галим йөз наданны җиңәр.

  • Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.

  • Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.

  • Белмәгәнне сорауның ояты юк.

  • Һәр ялтыраган алтын түгел.

  • Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.

  • Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге.

  • Җыр кешенең юлдашы.

  • Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.

  • Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.

  • Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.

  • Эш вакытында такмак әйтмиләр.

  • Зур урманда карга булганчы, бәләкәй куакта былбыл булсаңчы .

  • Адәмне адәм иткән әдәп.

  • Акылның кадере әдәп белән, куәтнең кадере сәләт белән.

  • Намусыңны яшьтән үк сакла.

  • Үз намусың сакламаган, кешенекен сакламас.

  • Яңа чагында киемеңне сакла, яшь чагында исемеңне сакла.

  • Кыланчыкның кыланышы кырга сыймас.

  • Ватанга хезмәт — үзеңә хезмәт.

  • Илгә таянган — Идел кичәр.

  • Илсез кеше — телсез сандугач.

  • Ир кадере ил белән.

  • Очырырга җил көчле, узышырга ил көчле.

  • Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.

  • Туган туфракка баскан эз суынмый.

  • Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.

  • Ай саен бәйрәм булмас, көн саен туй булмас.

  • Эш беткәч уйнарга ярый.

  • Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла!

  • Көлмә кешедән, көлмәсләр үзеңнән.

  • Яхшы ният — эш башы.

  • Кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит.

  • Киңәшле эшнең киме булмас, киңәшсезнең юне булмас.

  • Ашыккан, ашка пешкән, йөгергән суга төшкән.

  • Сабыр төбе сары алтын.

  • Хатасын танымаган тагын шул хатага төшәр.

  • Ялгышмасам үрнәк булсын, ялгышсам гыйбрәт булсын.

  • Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый.

  • Ир егетнең юлдашы тәвәккәллек.

  • Ат дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.

  • Батырга үлем юк.

  • Куян үз күләгәсеннән дә курка.

  • Өйдә һәркем лаф ора, батыр мәйданда ега.

  • Ихтыярлы кеше — игътибарлы кеше.

  • Ихтыярлы кеше — бар кеше, ихтыярсыз кеше — юк кеше.

  • Аз сөйлә дә күп эшлә.

  • Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

  • Башлаган эшне ташлама.

  • Башлый белсәң бетерә бел.

  • Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.

  • Оста эшеннән билгеле.

  • Уйламыйча башлама, башладыңмы — ташлама!

  • Уйна да көл, эшләргә дә бел.

  • Эшкә вакыт, уенга сәгать.

  • Уйчы уй уйлаганчы, тәвәккәл судан үтеп китәр.

  • Чикләвек ватмасаң, төшен ашый алмассың.

  • Чынлап тотынсаң, һәр эшне дә җиңеп була.

  • Читтән карап торуга һәрбер эш ансат.

  • Адәмнең хөрмәт күрүе дә хурлык күрүе дә үз кулында.

  • Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп кул бир.

  • Кадерләсәң кешене, кадерләрләр үзеңне.

  • Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың. Яманга күнсәң, әрәм булырсың.

  • Яман чир тиз йога, яман гадәт тиз керә.

  • Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.

  • Яхшы гадәт яман гадәтне куар.

  • Ана — шәфкать диңгезе.

  • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

  • Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.

  • Балага иң куәтле кеше — ата.

  • Бала күргәнен эшләр.

  • Баланы эшкә өйрәт,

Эшен бетерергә дә өйрәт.

  • Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.

  • Иле барның теле бар.

  • Кеше күрке йөз;

Йөзнең күрке — күз; Уйның күрке — тел; Телнең күрке — сүз.

  • Оста барда кулың тый, белгән барда телең тый.

  • Телләр белгән — илләр белгән.

  • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

  • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.

  • Ялган сүздә чама юк,Дөрес сүздә чама бар.

  • Акыллы сүзгә ни җитә!

  • Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.

  • Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.

  • Әйтү бер, эшләү башка.

  • Җайлы сүз җан эретә.

  • Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.

  • Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.

  • Йөрәктән чыкмаган сүз йөрәккә кермәс.

  • Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.

  • Ахмак сүзгә җавап юк.

  • Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.

  • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.

  • Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә.

  • Һәрбер сүзнең урыны бар.

  • Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

  • Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.

  • Уен сүзгә мәгънә кирәк.

  • Уйнап әйтсәң дә — уйлап әйт!

  • Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.

  • Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия.

  • Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!

  • Туры әйткән котылыр, ялган әйткән тотылы

  • Һәр ачык авызга бер алдаучы бар

  • Әйтмәгәнне кем белә? Ачмаганны кем күрә?

  • Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә сөйлә.

  • Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!

  • Акыллы алга барыр, артына карар.

bottom of page