top of page

Борчуың булса -  шалтырат.

Кеше тормышында төрле чаклар була. Шатлыклы мәлләр дә, авыр вакытлар да. Без, малайлар-кызлар, шатлыкларга әти-әниләрдән ныграк та сөенәбез, күңелсезлекләрне алардан күпкә авыррак кичерәбез бугай. Дөньяда берәү дә сине аңламаган кебек тоела бит ул! Әти-әниләр синең борчуыңа вак-төяк кенә итеп карар сыман. Дусларга әйтсәң, көләрләр дип шикләнәсең. Бердәм ышаныч телефоны нәкъ менә шундый чакларда ярдәмгә килә икән. 8-800-2000-122 − балалар, яшүсмерләр һәм әти-әниләргә психологик ярдәм күрсәтә торган рәсәйкүләм бердәм ышаныч телефонының номеры бу.

Хәл ителмәс проблема булмый

Әлеге хезмәт 2010 елның 1 сентябреннән эшли. Аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җыярга һәм үз проблемаңны сөйләп бирергә мөмкин. Исем-фамилияңне, яшәгән авыл-шәһәреңне, укыган мәктәбеңне әйтү дә кирәкми. Һәм күпме генә сөйләшсәң дә, шалтырату бушлай. Кесә телефоныннан да, өй телефоныннан шалтыратырга була. Сөйләшүләр язып барылмый, шәхесең ачыкланмый. Сиңа махсус белемле психолог-консультантлар җавап бирәчәк. Алар сине тынычландыру, хәвефле адымнардан саклап калу өчен барысын да эшләячәк. Онытма: хәл итеп булмый торган проблемалар юк. Аларны чишү юлларын сайлый белү генә кирәк. Психологлар безгә мәсъәләне хәл итү юлларын күрсәтә һәм килеп чыккан күңелсезлекне җиңеп чыгарга өйрәтәчәк тә инде.

Женщина на телефон
bottom of page