top of page

Бергәләп китап уку гаиләне берләштерә

Китап уку ул – бер-береңә ышаныч тудырырлык итеп ачыктан-ачык сөйләшүгә юл. Китап укыган вакытта балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирелә, нәтиҗәдә бала hәм китап укучы арасында җанлы аралашу барлыкка килә.


Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпчелек әти-әниләр китаплар укый. Бу исә балада китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уятуның иң гади ысулы. Бугенге көндә балаларга яздырылган әкиятләр тыңлату мөмкинлеге дә бар. Әмма бик оста сөйләүче бер генә артист та балага әти-әнисен алыштыра алмаячак. Ни сәбәпле? Чөнки сабый әти-әнисенең мөрәҗәгатен шәхси мөрәҗәгать кебек кабул итә hәм әкиятне игътибарлырак тыңлый. Китапларны бергәләп уку гаиләне берләштерә.Кайчакта әти-әниләрнең бала белән утырырга вакыты булмый.Баланың әтисе-әнисе кочагында утырасы, иркәләнәсе, аралашасы килә. Китап уку ул – бер-береңә ышаныч тудырырлык итеп ачыктан-ачык сөйләшүгә юл. Китап укыган вакытта балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирелә, нәтиҗәдә бала hәм китап укучы арасында җанлы аралашу барлыкка килә. Шулай ук баланың белем дәрәҗәсе арта, тыңлау аның сүз байлыгын арттыра, хәтер сәләте камилләшә, китап hәм геройларның хәленә керергә, аларның гамәлләрен аңларга өйрәтә. Бүгенге көндә интернет челтәрендә ниләр генә юк - әкиятләр, көйләр, китаплар, җырлар, уеннар...Баланың күңелен күтәрү өчен, кайчакта яздырылган китаплар да тыңлатырга ярый, әмма алар берничне тә кычкырып китап укуны алмаштыра алмый.Сабыйларыбызда китапларга мәхәббәт, хөрмәт хисен саклап, алга таба туган илебезгә, туган телебезгә тугры, миhербанлы, акыллы балалар үстерик.

29 просмотров0 комментариев

Недавние посты

Смотреть все
bottom of page