top of page
Дети играют в
Счастливые дети Хаддл

Дуслар белән рәхәтләнеп уйнарлык уеннар

«Көлке мичкәсе»

Дусларыгызның берсе нинди дә булса сүз уйлый. Икенче берәү сорау бирә. Сорауга уйлаган сүз белән җавап бирергә кирәк.

Мәсәлән:

– Син чанада таудан төшеп киләсең. Кинәт каршыңда зур гына нарат күреп алдың. Бөтен кеше ишетерлек итеп нәрсә дип кычкырачаксың?

–  Помидор!

 

«Көлмәскә!»

Берегез авызына су каба, икенчегез аны төрлечә көлдерергә тырыша: мәзәкләр сөйли, маймыллана. Кем озаграк көлми тора – шул җиңүче!

Кышкы уеннар

Уенда 8ләп кеше катнаша. Барыбыз да тезелеп бер рәткә утырабыз. Алып баручы учындагы йөзекне (йөзек урынына башка нәрсә дә ярый) кемнеңдер учына салырга тиеш.

Ул һәркемнең учына кагылып, катнашучыларның барысын да әйләнеп чыга. Кемдер янында озаграк тукталган була. Катнашучылар алып баручының һәм «йөзек иясе»нең үз-үзен тотышыннан чыгып, йөзекнең кемдә булуын аңларга тырышалар.

Йөзекне юри үзендә итеп тә күрсәтүчеләр дә булырга мөмкин. Уен азагында алып баручы уртага басып: «Йөзек-йөзек, капка төбенә чык» дияргә тиеш. «Йөзек иясе» аның янына йөгереп чыга, ә калганнар аны ничек тә тоткарларга тырыша. Йөзек иясе алып баручы янына килеп җитә алса, яңа уенда бу рольне үзе башкарачак.

bottom of page