top of page

Баланы акча тотарга өйрәтәбез

Балаларга гаиләдәге акчага бәйле авырлыкларны белдерүдән сакланырга кирәк. Алар алдында зарланырга: «Акча эшләве шулкадәр авыр. Без көне-төне сезне киендерү-ашату өчен акча эшлибез. Ә син оялмыйча „Киндер-сюрприз" сорыйсың», дип әйтергә кирәкми, әлбәттә.

  1. Балалар финанс мәсьәләләрен аңлый торган яшькә җитәргә тиеш.Шул вакытта балага вак-төяк әйберләргә акча бирә башларга кирәк. Бала акча белән эш итәргә өйрәнсен, кибетләргә йөрсен, транспортта түләсен, кыскасы, акча тотарга өйрәнсен. Берәр бәйрәмгә яки туган көнгә балага акча бүләк итсәләр, бала аны үз кирәгенә сарыф итәргә яки җыя башларга хокуклы. Кайчагында ул мондый бүләкне ничек тотарга белми. Бу очракта баланың исемен һәм суммасын язып акчаны аерым конвертка салып куегыз.Күпмедер вакыт узгач, ул нәрсә дә булса алырга теләгәч, акчаны бирерсез. Баланың бүләк акчаларны туплап баруы яхшы, шулай итеп ул акчаны берьюлы чүп-чарга тотып бетермичә, бераз көтәргә һәм нинди дә булса җитди әйбер сатып алырга мөмкин икәнлеген аңлый. Әмма бала үзе эшли башлагач, акча бирүне туктатырга тырышырга кирәк.


10 просмотров0 комментариев

Недавние посты

Смотреть все
bottom of page