top of page

Дистанцион уку: вакытлыча күренеш, әллә кичектергесез киләчәкме?

Фото автора: Эльвира ЗавирьяновнаЭльвира Завирьяновна

Дистанцион белем алуның төп шарты- заманча тәлапләргә җавап бирә ала торган компьютер техникасы, интернет челтәре , гомумән заманча җиһазландырылган кабинет булу. Аның максаты – нинди дә булса бер юнәлеш буенча үзбелемеңне күтәрү һәм тирәнәйтү,  ә бурычы-  балада белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Дәресләрдә информацион технологияләрне куллана белүче яңа тип педагог кадрлар әзерләү җәмгыятьнең төп юнәлеше. Хәзер барлык фән укытучылары да мәгълүмати технологияләрне куллана белергә тиеш. Киләчәктә мәгълүмати технологияләр нигезендә төзелгән яңа буын укыту материаллары  төзеләчәк. Алар укучының мөстәкыйль уку эшчәнлеген активлаштырырга, шулай ук укучы һәм укытучы эшчәнлегенең юнәлешен һәм характерын да үзгәртергә тиеш. Бу нәкъ менә инновацион эшчәнлек булып тора. Мондый очракта укучыларда җәмгыять таләп иткән сәләт формалаштыру белем бирүнең яңа нәтиҗәсе булачак. Мондый рәвештә белем алу укучыларда:

  1. Укый алу сәләте;  

  2. Коммуникабельлек, колективта эшли алу сәләте;

  3. Кирәкле белемне сайлап ала белү һәм моның өчен җаваплылык хисе тою сәләте;

  4. Мөстәкыйль фикерләү һәм эш итү сәләте;

  5. Традицион булмаган бурычларны хәл итә белү, фән буенча тупланган интеллектуаль, гомуми осталыкны һәм күнекмәләрне файдалана алу сәләтен үстерә.

Дистанцион укыту турында сез дә фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. Ничек уйлыйсыз, бу вакытлыча күренеш булдымы, әллә кичектергесез киләчәкме?

6 просмотров0 комментариев

Недавние посты

Смотреть все

Comments


  • instagram
  • vkontakte

©2020 53 нче мәктәп. Сайт создан на Wix.com

bottom of page