top of page
Забота о детях

Бала тәрбияләүдә дүрт кагыйдә!

Совет педагогы Симон Соловейчик: «Бала үскәч, аның холкын үзгәртергә тырышып азапланганчы, ул кечкенә чакта ук дүрт кагыйдәне истә тотыгыз», – дигән. Ул әйткән кагыйдәләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

1.  Ирек. Ләкин Соловейчик ирек дигәндә баланы үз иркенә кую, нәрсә теләсә – шуны эшләргә рөхсәт итүне күздә тотмый. Ирек – тәртипсезлек дигән сүз түгел. Ирек – баланы фикерләргә өйрәтү, аның фикере белән кызыксынып тору, балага сораулар бирергә рөхсәт итү. Кыскасы, баланы үз фикере булган шәхес итеп тәрбияләү.

2.  Дөньяны аңлату. «Дөнья яхшы, тик ул синең тирәдә генә әйләнми» – Соловейчик балага шушы фикерне сеңдерергә кирәк ди. Әйтик, кечкенә бала тик торганда көйсезләнеп, әнисен чакырып елый башлый. Әни кеше, бөтен эшен ташлап, баланы тынычландырырга ашыкмый, ул аның тавышыннан ук бернинди куркыныч юк икәнен сизә, шуңа күрә үз эшләрен тәмамлап, аннан соң гына бала янына килә һәм тыныч тавыш белән: «Нәрсә булды?» – дип сорый. Һәм дөньяның бала тирәсендә генә әйләнмәвен аңлата.

3.  Мөстәкыйльлек. Баланы кече яшьтән үк олы тормышка әзерли башларга кирәк, ди Соловейчик. Хәзерге заман психотерапевтлары да бу хакта даими әйтеп тора. Бала бөтен эшне дә яхшы башкармаска да мөмкин, ләкин «син булдырмыйсың» дип эшен тартып алырга кирәкми. Бала эшли-эшли өйрәнәчәк. Эшен тартып алмагыз, менә болайрак эшлә, дип йомшак кына итеп күрсәтеп, өйрәтеп җибәрегез.

4.  Үсеш мөмкинлеге. Бала физик яктан да, акыл ягыннан да үсәргә тиеш. Ә үскәндә тавышлану да, елау да, кычкырып көлү дә, егылулар да була. Баланы кычкырып көлгән яки егылып, чалбарын пычраткан өчен дә ачуланмагыз, аны төрле түгәрәкләргә

йөртегез, төрлечә кызыксындырырга, активлыгын файдалы якка борырга тырышыгыз.

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/dnevnik-mamy/bala-trbiyald-drt-kagyyd

Бала тәрбияләүдә дүрт кагыйдә!: О нас
bottom of page