top of page

Хәсән Туфан

Туган тел

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Атом көче, радио заманында

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать кардәш, туганын.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем - бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен.

 

 

Зөлфәт

Туган тел хакында

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип

Күзләреңә яшьләр тыгылыр -

Туган телең әнә шул булыр!

 

 

Шәүкәт Галиев

Туган телем

Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

Апам биеп-биеп әйткән

Матур сүзләр җанымдадыр!

Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

Абзам сынап-сынап әйткән

Зирәк сүзләр адымдадыр!

Язда уйнап-уйнап үскән,

Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

Көздә уйлап-уйлап үскән

Туган телем канымдадыр!

Телгә тимә - аңга тимә,

Телгә тимә - канга тимә,

Телгә тимә - намга тимә,

Телгә тимә - җанга тимә!

 

 

 

Наҗар Нәҗми   Татар теле


Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.


Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!

             Рәзинә Мөхияр 

            Яшәр әле телем

 

Чәчәк кебек матур бит ул туган        тел,

Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.

Назлыйсың да, иркәлисең җанымны, Ничек итеп күтәрмисең даныңны?

 

Сагыш-моңым таратучы назлы тел,

Иң газизе, бу дөньяда азмы тел?!  

Сине зурлап күпме җырлар җырланган,

Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.

 

Рухи яктан үстерүче - туган тел,

hәр милләтнең бердәнбере булган тел.

Татар барда яшәр әле минем тел!​

 Ышана бит, инана бит күңел гел.


 

Былбыл сайратам

Хәкимҗан Халиков

Сокланып туймыйм

Сайрар кошларга:

Кайларга китми

Алар кышларга!

 

Тик онытмыйлар

Туган илләрен,

Саклый һәммәсе

Туган телләрен.

 

Мин дә телемне

Бик тә яратам,

Туган телемдә

Былбыл сайратам.

bottom of page