top of page
Модель Холдинг часы

Вакытыңны юкка-барга сарыф итмисеңме икән?

1) Эш вакытын планлаштыра белмәү яки теләмәү.
2) Вакытны тоя белмәү.
3) Берничә эшкә берьюлы тотыну.
4) Эшләргә дөрес өстенлек куя белмәү.
5) Барлык кешеләргә файдалы булырга тырышу.
6) Ныклап "Юк" дип әйтә һәм баш тарта белмәү.
7) Эш өстәлендәге тәртипсезлек.
8) Язып бару гадәте булмау.
9) Кирәкле документларны, адрес һәм телефон номерларын эзләү.
10) Сүлпәнлек һәм кыюсызлык.
11) Артык ашыгычлык.
12) Узган хаталар һәм уңышсызлыклар турында үкенү.
13) Эштән аеручы телефоннан сөйләшүләр.
14) Сәгатьләр буе компьютер уеннарын уйнау һәм телевизор карау.
15) Социаль челтәрләрдә һәм төрле чатларда аралашу.
16) Һәр 20 минут саен почтаны, форумнарны, блогларны яки башка мәгълүматны тикшереп тору.
17) Мөһим эшләрне эш көне ахырына кичектерү.
18) Кирәкле күләмдә ял итмәү һәм йокламау (тиз йокыга китә белмәү сәбәп була ала).
19) Мотивация җитмәү (кем өчендер мотивация бирүче фильмнар карау яки китаплар уку файдалы була ала).
20) Тулы булмаган яки соңга калган мәгълүмат (хәбәр).

bottom of page