Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче, ул укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе.
2000 нче елда башланган гаять җаваплы һәм тынгысыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч, кызыклы булган хезмәт юлымның 20 нче елы бара. Сыйныф җитәкчесе булу – укытучыдан зур җаваплылык һәм оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә.
Сыйныф җитәкчесенең функциональ бурычлары:
- Укучыларның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын саклау;
- Укучыларның уку эшчәнлеген оештыру;
- Укучылар белән дәрестән тыш эшне оештыру;
- Укучының гаиләсе белән эш;
- Коррекцион диагностика эше;
- Социаль эш.
Сыйныф җитәкчесе, тәрбияче эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Алар балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, укучыларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияли. Гомумән, Риза Фәхретдин сүзләре белән әйткәндә: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
Сез Риза Фәхретдин сүзләре белән килешәсезме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Хәерле кич! Ниһаять, дистанцион уку һәм каникуллар үтеп, мәктәпләргә укырга килдек! Моңа барыбыз да шат, дип уйлыйм! Сыйныф җитәчесе буларак, онлайн уку барышында укучылар белән нинди иҗади эшләр алып бардыгыз? Болай эшлүнең уңай яклары булдымы? Сездән җаваплар көтәм!☺️
Төпле, чиксез иҗади, үз эшен яратып башкара торган, максатчан укытучы!!!Заманча укытучы!!!
Төпле укытучыга охшагансыз! Андый шәхесләр менә ышанычлы буынны тәрбияли ала)
Укытучы булу-зур бәхет ул, ул-яраткан синең хезмәтең. Канатларың синең ныгый бара күргән саен хезмәтеңә күрә хөрмәтең! Һәрвакыт шулай укучыларыңның, хезмәттәшләреңнең, якыннарыңның хөрмәтлесе булып кал!
Афәрин!!!Булдырасың,Эльвира Завирьяновна!
Тәрбия беренче чиратта, гаиләдән, ата-анадан килә. Һәр баланы шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә торган класс коллективын туплау бик авыр хезмәт. Уңышлар сезгә.
Әлбәттә!
Бала күңеленә юл салучы һөнәр ияләре без. Заман алга атлаган саен балалар да үзгәрә. Укытучыга да вакыт белән бергә бару зарур. Бу ,әлбәттә, бик зур ихтыяр көче таләп итә. Балалар белән генә түгел, тәрбия эшен ата-аналар белән берлектә алып барганда хезмәтебез нәтиҗәлерәк була.
Бала тугач та, аның тормыш касәсе чиста, пакъ була.Шул бала чакта алган тәрбия кешенең күңеленә тормыш китабы булып уелып кала. Нәрсә яхшы, нәрсә яман булуын тикмәгә генә сабый чактан өйрәтмиләр шул...Бик актуаль тема.Рәхмәт сезгә.Уйланырга мәҗбүр итәсез.
Иҗади канатларыгыз талмасын)))
Сезгә исәнлек-саулык,уңышлар теләп калабыз)
Иҗади шәхес тәрбияләү өчен, укытучының иҗади булуы шарт. Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала.Эльвира Завирьяновна,Сез ижади шәхес.Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, күп талантлы шәхес буларак беләбез.
Ризаэтдин Фәхретдингә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас.
5 класс балалары сезне ярата)
Р. Фәхретдин Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Итәгатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлелек, Яхшылык һәм башка гүзәл төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар системасы төзергә теләгән. Ул китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан котылу чаралары, гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Әгәр без Риза Фәхретдин әсәрләрен укып, аларны тәрбияле бала үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.