Хөрмәтле укучым, хезмәттәшләрем, әти-әниләр!!!
Сезне "ЭЗле битләр" сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Сайтта сез татар телендә үзегез өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар таба алырсыз. Мин урнаштырган контент бик файдалы булыр дип өметләнеп калам. "Кунак бите"ндә актив дискуссияләргә җәлеп итү өчен шәп урын. Үзегезнең фикерләрегезне, сорау-теләкләрегезне, киңәшләрегезне көтеп калам!
Ихтирам белән, Бахтиева Эльвира Завирьян кызы.
P.S. Сайтта урнаштырылган материалларны кулланган очракта, авторны күрсәтү һәм сайтка сылтама кую мәҗбүри.
Үрнәк һәрберебезгә дә!
Сез үҗәт, тырыш булуыгыз белән күп укытучыларга үрнәк!
Иҗат чишмәгез саекмасын)))
Әйе, телебезне саклау- безнең бурыч. Балаларда туган телдә аралашу теләген сүндермәс өчен заман таләпләренә яраклашып эшләсәк, алга китеш булыр! Гсырлар дәвамында югалмаган телебез сакланыр.
Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны
ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф,
гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.
Ф. Яруллин.
Яшь әти-әниләр үз телебезне хөрмәт итеп, аның белән горурлансалар баланың да телгә уңай караш булыр иде.
Ни кызганыч: тел-ананың баласына иң кадерле бүләге икәнен күп әти-әниләребез онытты... Гаиләләрендә балаларында кечкенәдән туган телебезгә нәфрәт тәрбияләүләре бик аяныч күренеш... Йөрәк яна...
Тырышкан табар.....
Син булдырасың!!!Молодец!!!
Эльвира Завирьяновна, сайтыгыз шулкадәр бай, сыйфатлы, файдалы. Уңышлар сезгә.
Сайтыгыз чыннан да бик мавыктыргыч, коллега! Яңадан-яңа идеяләрегез туып торсын, аларны тормышка ашырырга көч-дәрманыгыз кимемәсен! Сез- туган телебез сагында торучы фидакарь укытучы!
Сайтыгыз күңелегез кебек бик матур))) )
Чибэр татар кызлары, кирэк hэм файдалы сайт ясагансыз!
кулмэклэр килешеп тора!)
узегез дэ бик матур)
Хәерле көн! Сезгә дә уңышлар телим!
Эльвира Завирьяновна, сайтыгыз шулкадәр бай, сыйфатлы, файдалы.Үзем өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдым.Рәхмәт сезгә!!!Яшәсен туган татар телебез!!!Уңышлар сезгә!Мин бик шат!
Хәерле көн! Рәхмәт! Һәрвакыт бердәм булыйк.
Эльвира Завирьяновна, сайтыгызда туган тел укытучылары өчен файдалы мәгълүматлар күп урнаштырылган. Уңышлар теләп калам!!! Афәрин!!!