Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче, ул укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе.
2000 нче елда башланган гаять җаваплы һәм тынгысыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч, кызыклы булган хезмәт юлымның 20 нче елы бара. Сыйныф җитәкчесе булу – укытучыдан зур җаваплылык һәм оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә.
Сыйныф җитәкчесенең функциональ бурычлары:
- Укучыларның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын саклау;
- Укучыларның уку эшчәнлеген оештыру;
- Укучылар белән дәрестән тыш эшне оештыру;
- Укучының гаиләсе белән эш;
- Коррекцион диагностика эше;
- Социаль эш.
Сыйныф җитәкчесе, тәрбияче эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Алар балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, укучыларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияли. Гомумән, Риза Фәхретдин сүзләре белән әйткәндә: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
Сез Риза Фәхретдин сүзләре белән килешәсезме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Хәерле кич! Ниһаять, дистанцион уку һәм каникуллар үтеп, мәктәпләргә укырга килдек! Моңа барыбыз да шат, дип уйлыйм! Сыйныф җитәчесе буларак, онлайн уку барышында укучылар белән нинди иҗади эшләр алып бардыгыз? Болай эшлүнең уңай яклары булдымы? Сездән җаваплар көтәм!☺️