2019/2020 нче уку елында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. «Мәгариф» милли проектына 6 федераль проект кергән: «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», “Яшь профессионаллар”, «Киләчәк укытучысы», «Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү». Алар арасында иң мөһиме — «Цифрлы белем бирү мохите».
Цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделен гамәлгә кертүгә белем бирү оешмаларына 79,8 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Бу белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларын сизелерлек яхшыртырга һәм әлеге оешмаларның яңа булдырыла торган электрон федераль платформаларда онлайн-чараларда катнашуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Мәгариф» илкүләм проектында каралган «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 нчы елның июль аенда Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә яңа йөкләмә бирде: «Белем бирү процессында эш дәфтәрләре санын киметү, шул исәптән белем бирү программасына заманча цифрлы технологияләрне кертүне карарга кирәк.»
Без цифрлаштыру дәвере өндәүләренә әзерме? Мәгариф системасын цифрлаштыру бүгенге көндә мифмы әллә чынбарлыкмы?
Дистанцион укыту безне тагын һәм тагын уйланырга мәҗбүр итте! Тормыш шаукымыннан да алданрак атлаган цифрлаштыру мифтан чынбарлыкка кайтарды түгелме?
Алга таба да уңышлар сезгә!!!
Һичшиксез!
Проект нәтиҗәле булыр дип ышаныйк!
Безнең заман укытучыларына цифрлаштыру буенча практик белем кирәк, ягъни коры теория түгел, ә аны дәрестә кулланырга да өйрәтсәләр бик яхшы булыр иде
Ансы бәхәссез.
Килешәм.Цифрлаштыру өчен өстәмә белем аласы гына кала
Без үзгәрешләр заманында яшибез: икътисад, социаль өлкә һәм тормыш рәвеше гел үзгәреп тора.Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш-үзгәрешне тәэмин итә.
Мәгариф системасын цифрлаштыруга төрле карашлар яшәп килә. Мин үзем дә аның уңай һәм тискәре яклары турында уйланам. Минемчә, без әле моңа әзер түгел. Сез үзегез моңа ничек карыйсыз?