пт, 21 февр.
|Пирамида
X Дөньякүләм "Әдәби марафон" тантанасы
X "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында актив катнашкан хөрмәтле китап укучылар!
Время и место
21 февр. 2020 г., 10:00
Пирамида, Московская ул., 3, Казань, Респ. Татарстан, Россия, 420202
Гости
О событии
"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2017 нче елдан башлап оештырылып үткәрелә. Проектның идея авторы һәм алып баручысы - Гатауллин Раил Мәүлет улы.
"Әдәби марафон" проекты кешеләрдә яхшы гадәт - китап уку гадәтен тәрбияли, татар әдәбиятына мәхәббәт уята, кешенең рухын үстерә, үзконтрольне ныгыта, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә, коммуникативлыкны арттыра, игътибарлы һәм гадел булырга өнди, яңа дуслар табу мөмкинлеген бирә, кешеләрне итәгатьлерәк һәм әдәплерәк итә һәм, алга максатлар куеп, аларга ирешергә өйрәтә торган проект.